17 август 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының конференц-залында РФ Мәдәният министрлыгының “Халыкара мәдәни үзәкләр” иҗади проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясе булачак.
Иҗади проект кысасында «Буа Талиясе» V Театр лабораториясенең (режиссерлар: Владимир Кузнецов, Елизавета Бондарь, Тимур Галиев, Динислам Тутаев) эскизлары күрсәтеләчәк.
Россиянең әйдәп баручы театр белгечләре катнашында «Уен киңлеген киңәйтү» һәм «Утарның мәдәни киңлеге: ишегалдыннан алып салонга кадәр» темасына түгәрәк өстәлләр узачак.
Спикерлар:
1. ТР мәдәният министры урынбасары Хәкимҗанов Ленар Сәетҗан улы;
2. Садриев Раил Илдар улы - театрның сәнгать җитәкчесе, директор, Татарстанның халык артисты, Д.Сираҗиев исемендәге Иҗтимагый премия лауреаты;
3. Игламов Нияз Рәүф улы - театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге театрның махсус проектлары кураторы, “Алтын битлек” милли театр премиясенең эксперт советы һәм жюри әгъзасы, ТР мәдәният министры киңәшчесе, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм Д.Сираҗиев исемендәге Иҗтимагый премия лауреаты;
4. Вислов Александр Александр улы - театр тәнкыйтьчесе, куратор, драматург. ГИТИС педагогы, театрлар факультеты остаханәсе җитәкчесе. Мәскәү драма театрының әдәби-драматургик өлеше җитәкчесе. «Алтын битлек» Милли театр премиясенең эксперт советы әгъзасы.
Аккредитация почта аша алып барыла: teatrbua@mail.ru.