Татарстан мәдәнияте көннәре Россия башкаласында 14, 15 һәм 18 августта узачак. Пандемия белән бәйле рәвештә бәйрәм вакыйгалары саны быел кыскартылды. Төрле мәйданчыкларда республика вәкилләре мәскәүлеләргә үзләренең мәдәнияте һәм тарихы турында сөйли.
Кичәгә Россия Президенты Администрациясе, РФ Хөкүмәте, федераль һәм төбәк башкарма хакимияте органнары, шулай ук дипломатик һәм эшлекле даирәләр, фән, спорт, медицина, җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылган.
Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова да катнашачак.
Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре 2011 елдан бирле уза. Ел саен чара август аенда, Татарстан Республикасы көне алдыннан башкаланың иң матур залларының берсендә - Мәскәү халыкара музыка йортында гала-концерт белән йомгаклана.