Зөя утрау-шәһәрчегендә II «Халык көймәсе» фестивале узды

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

2021 елның 7-8 августында Зөя утару-шәһәрчегендә «Халык көймәсе» Идел буе традицион яшәү рәвеше һәм һөнәрчелегенең II фестивале булып узды.

Ике көн дәвамында Зөя утрау-шәһәрчегенең яр буенда фестиваль мәйданчыклары эшләде. Фестивальдә 200дән артык катнашучы: судно төзүчеләр, музыкантлар, фольклорчылар, һөнәрчеләр, традицион мәдәният өлкәсе белгечләре кунакларны Идел буе традицияләре белән таныштырдылар.

«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгында узган чарада 18 000 нән артык кеше катнашты.

 Фестивальне Татарстанның Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев ачты:

- Бу фестиваль төрле мәнфәгать кешеләрен берләштерүче чара. Әмма иң мөһиме - балалар эш белән мәшгуль, алар яраткан эшләре белән мавыгалар. Аларга кызык, димәк бу фестивальнең дәвамы бар дигән сүз. Бүген без икенче тапкыр җыелдык, димәк «Халык көймәсе» бәйрәме дәвам итәчәк һәм унынчы, егерменче бәйрәм дә булыр дип ышанам, диде ул.

Балаларны бай театраль программа шатландырды: Санкт-Петербургтан килгән «Папьемашенники» театрының «ТруПеТру!»  тамашасының яраткан Петрушкасы, Мәскәү шәһәреннән «Акыллы аю» фольклор театры сөендерде. Алар нәни тамашачыларга «һәрҗирдән музыка» спектаклен күрсәтте.  Шулай ук балалар мәйданчыгында мастер-класслар, күңелле уеннар һәм фольклор дәресләре оештырылды. Һәм теләгән һәркем остазлар ярдәмендә тимерчелек, балчыктан чүмечләр ясаучы һәм башка һөнәрләр ролен башкарып карый алды.

"Халык көймәсе" фестивале беренче тапкыр 2019 елда үткәрелгән. Аның максаты - яр буе территорияләрендә яшәүче халыкның гореф-гадәтләрен һәм көнкүрешен саклау һәм үстерү. 2021 елда Идел буенда оештырылган бу уникаль вакыйга ике көн дәвам итте.

Фестиваль чаралары эпидемиягә каршы куркынычсызлык чараларын үтәп оештырылды. Фестивальдә ерак төбәкләрдән катнашырга теләүчеләр өчен онлайн-трансляция (starayavolga.com сайтында) да барды.

starayavolga.com сайтында фестивальнең онлайн-трансляция язмасын күрергә мөмкин.

Фестиваль «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, «Иске Волга» традицион яшәү рәвешен, технологияләр һәм һөнәрләрне саклау һәм үстерү комплексы» Ассоциациясе, Президент грантлары фонды ярдәме белән оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International