Казанның үзәгендә автор җыры фестивале узачак

2021 елның 13 августы, җомга

14 август 09:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музееның җәйге сәхнәсендә үзенчәлекле чара узачак. Аны гади концерт дип атап булмый, бу стендап белән бергә гитарага җырлау. Мәскәүдән Павел Пиковский, Ромарио, Василий Уриевский һәм Павел Фәхретдинов - дүрт автор-башкаручыдан торган «Необарды» проекты чыгыш ясаячак.

Аларның иҗаты элеккеге бард җырларын хәтерләтә.

"Необард" төркеме Окуджава һәм Визборның классик авторлык җырлары традицияләрен дәвам итә. Яңалык һәм лирика, шул ук вакытта үзирония һәм күңел җылылыгын үз эченә алган җырлар бард җырларын заманча тәкьдим итә.

Казан тамашачысы Мәскәүдә популяр булган шигъри-театраль проект белән танышачак.

Быел җәй көне Милли музей үзгәртелгән ишегалдында яңа сәхнә булдырды. Музей ишегалдында оештырыла торган чаралар “hава” проекты кысаларында уза. Бу музей эшчәнлегендә яңа сулыш, ачык һавада гадәти булмаган мәдәни чаралар. "Необард" төркеме проект кысаларында дүртенче чыгышын ясый, алдагы чараларның берсе - Эльмир Низамовның Мубай һәм Эльмира Кәлимуллина белән иҗади кичәсе булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International