Горький һәм Шаляпин музее күргәзмәсендә татар орнаменты

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Горький һәм Шаляпин музеенда 16.00 сәгатьтә “Җир бакчалары” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Күргәзмәдә ТР халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның 40 картинасы куелган. Рәсемнәр уртак бер теманы – татар халык орнаменты темасын берләштерә.

Мөдәррис Миңһаҗев балачактан ата-ана йортында чиккән сөлгеләрдә, алъяпкычларда, авылдашларының милли киемнәрендәге матур татар бизәкләрен исендә калдырган. Саба районының табигате аңарда шулай ук якты тәэсирләр уята - рәссам чәчәк һәм үсемлекләрдә дә милли бизәкләрне күрә белә, табигый гүзәллегендә һәрбер үзенчәлекле детальне таба.

Татар табигый үсемлек орнаменты Минһаҗевның натюрмортларында һәм портретларында еш кулланыла. Татар милли бизәге аның өчен үз халкыңның сәнгатен, аның борынгы чыганакларын аңлау ачкыч булып тора.

Мөдәрис Минһаҗев 1953 елда туган, Удмурт университетының сәнгать-графика факультетын тәмамлаган. Россия гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы, РФ Рәссамнар берлегенең «Дин, традиция һәм профессионаллык» алтын медале иясе, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәт хаты белән бүләкләнгән шәхес. 2017 елда Халыкара гуманитар академия президенты Энгель Таһиров Минһаҗевка "Роза Мира" алтын медален тапшырган.

Рәссамның иҗаты белән тамашачы беренче тапкыр 1980 елда таныша. Шуннан бирле аның 600гә якын картинасы Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Кырымның Бахчисарай, Симферополь һәм башка шәһәрләрдә тәкъдим ителгән.

«Җир бакчалары» күргәзмәсе Мөдәрис Минһаҗевның иҗат эшчәнлегенең 50 еллыгына багышлана һәм 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International