#Татарстан Онлайн проекты кысаларында 13 август 15:00 сәгатьтә Ирада Әюпова туры эфирда татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк. Эфирның темасы: "2021 елда Татарстан Республикасында мәдәниятне үстерүдә федераль һәм республика проектлары".
Туры эфирны түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://www.youtube.com/channel/UCIAaz3PB5eFaohVlOabznCg
2020 елның декабрендә #Татарстан Онлайн проекты мәйданчыгында мәдәният министры ике сәгать дәвамында халыкның сорауларына җавап биргән иде инде: пандемия вакытында мәдәният темасына ведомство башлыгы Сергей Марданов белән "Штаб" базасында аралашты. "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрдә һәм YouTube платформасында рәсми рәвештә оештырылган турыдан-туры эфирны 8500дән артык кулланучы караган. Программаның һәр тамашачысы үзенең соравын бирә алды. Татарстанлылар киноиндустрия үсеше, яңа мәдәният йортлары, сәнгать мәктәпләре, китапханәләр, муниципаль районнарда мәдәният үсеше, министрның стрит-артка, мәдәният волонтерларына, заманча эстрадага һәм башкаларга мөнәсәбәте турында кызыксындылар.
#Татарстан Онлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми бергәлекләрендә 2020 елның апреленнән чыга башлады. Әлеге проект кысаларында татарстанлылар онлайн режимда студия кунакларына актуаль темалар буенча үзләренең сорауларын бирә алалар. Студия кунаклары арасында Татарстанның 20 министры һәм төрле ведомство җитәкчеләре булды. Ә 2020 елның сентябрендә онлайн-эфирда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.