TAT CULT FEST «Сүз һәм образ» шрифт дизайны воркшобына гаризалар кабул итә башлый

2021 елның 11 августы, чәршәмбе
 

TAT CULT FEST 2021 программасы тел темасын төрле кораллар ярдәмендә тикшерә. Шуларның берсе — сүз белән кәгазьдә эшләү. Без, «Шрифт» журналы һәм нәшрияте белән берлектә, дизайнерлар өчен «Сүз һәм образ» дигән воркшопка гаризалар кабул итә башлыйбыз. Воркшоп кураторы — нәшриятче, куратор, публицист, «Шрифт» журналы һәм нәшрияте мөхәррире Рөстәм Габбасов. Гаризаларны 19 августка 23:59 га кадәр https://vk.cc/c4LKYv сылтамасы буенча калдырырга мөмкин.

 

Рөстәм Габбасов воркшоп форматы турында: «Кәгазьгә төшерелгән сүз билгеле бер мәгънә җиткерүдән тыш, аңа ишарә ясаган образ булдыра. Әлеге образны типографика ярдәмендә ничек җиткерергә? Телнең фонетик һәм грамматик үзенчәлекләре моңа ничек ярдәм итә ала? Воркшопта без типографиканың асыл нигезенә кайтып, шрифтның 13 төп параметрнын кулланып карарбыз, сайланган сүзгә иң җыйнак типографик карар эзләрбез».

 

Воркшоп катнашучылары TAT CULT FEST’ның башка бер махсус проекты кысаларында санак программасы ярдәмендә әзерләнгән татар неологизмнарына дизайн ясаячак. Воркшоп алдыннан «Шрифт» нәшрияте китапларына һәм аларны чыгаруга багышланган «Процесс буларак китап» дигән лекция уздырылачак.

 

Нәтиҗә буларак, шул сүзләр һәм сурәтләр нигезендә, воркшоп кураторы тарафыннан җентекләп шәрехләнгән күргәзмә оештырылачак.

 

Воркшоп оффлайн форматта фестиваль алдыннан — 28 һәм 29 август көннәрендә — ТР Милли китапханәсендә узачак. Катнашу өчен 2021 елның 19 августына 23:59 га кадәр гариза тутыру сорала. Катнашу бушлай. Сайлап алынган катнашучылар исемлеге бирегә эленәчәк һәм 23 августка кадәр электрон почта аша хәбәр ителәчәк. Катгый сайлап алу шартлары юк, иң мөһиме — график дизайн тәҗрибәсе һәм типографиканы өйрәнү теләге булу. Башка шәһәр һәм илләрдән катнашу хуплана!

 

Гаризага сылтама — https://vk.cc/c4LKYv

 

Воркшоп катнашучыларына түбәндәге программалар булган ноутбук кирәк булачак:

  • glyphs app (бәлки Trial)
  • adobe photoshop
  • adobe illustrator

 

Анонслар өчен лекциядән сурәтләр.

 

Рөстәм Габбасов

нәшриятче, куратор, публицист, «Шрифт» журналы һәм нәшрияты мөхәррире, Әдәбият институтын һәм Британия югары дизайн мәктәбен тәмамлаган белгеч («Шрифт һәм типографика» курсы, кураторы — Илья Рудерман). Анонс өчен фото

 

«Шрифт» нәшрияте бер исемле журнал белән бергә 2013 елның сентябрендә барлыкка килә. Без элек­трон­ жу­рнал чыгарабыз һәм рус телендә визуаль мәдәният, типографика һәм шрифт сәнгате турында китаплар бастырабыз. Безне тарихи тикшеренүләр, шрифтларны проектлау һәм анализлау, дизайн һәм китап һөнәре өлкәсендәге белем-мәгърифәт мәсьәләләре борчый. Без хәзерге дөньяда сүз һәм образга бәйле булган һөнәрләрне үстерергә омтылабыз һәм китапларыбызны дизайнерлар, мөхәррирләр һәм нәшриятчеләр, студентлар һәм битараф булмаган укучыларның китап киштәләрендә күрергә телибез. Нәшриятнең баш мөхәррире — Евгений Юкечев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International