Мәдәният көннәре Россия башкаласында 14, 15 һәм 18 августта узачак. Пандемия булу сәбәпле бәйрәм чараларының саны быел кыскартылды.
Шимбә 14 август 16:00 сәгатьтә Новокузнецкая урамындагы мәйданчыкта Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салыначак.
16 сәг 30мин Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә күренекле татар язучысы һәм тәрҗемәче Кави Нәҗминең тууына 120 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылачак. Биредә 17.00 сәгатьтә татар шагыйрәсе Эльмира Җәлилова, Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина һәм башка мәдәният эшлеклеләре катнашында шигърият кичәсе узачак.
15 август Татар мәдәни үзәгендә фильмнар күрсәтеләчәк. 18 августта Мәскәү халыкара музыка йортында ТР Дәүләт симфоник оркестры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры һәм сәнгать осталары катнашында гала-концерт узачак.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.