“Балачагым - сугыш” акциясе дәвам итә

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

Оештыру комитеты 2021 елның 1 октябренә кадәр акциядә катнашырга теләүчеләрдән сугыш балаларына багышланган иҗади хезмәтләр көтә.

«Балачагым - сугыш» бөтенроссия акциясенең чираттагы этабы башланып китте. Журналистларны, тарихчыларны, педагогларны, мәдәният хезмәткәрләрен, волонтерларны - чит илдә яшәүче россиялеләрне һәм ватандашларны әлеге чарада катнашырга чакырабыз.

2020 елда Хәтер һәм дан елына багышланган чаралар кысасында барган акцияда сугыш балаларының меңләгән очрашулары тарихка керде, журналистлар һәм волонтерлар сугыш балаларының истәлекләрен язарга ярдәм итте, сугыш балалары турында яңа энциклопедик мәкаләләр, видеофильмнар барлыкка килде.

Волонтерлар ярдәме белән якташларның - сугыш балаларының батырлыгы турында бөтен дөнья белде. Акциядә Россиянең 70 төбәгеннән, шулай ук Луганск һәм Донецк республикаларыннан һәм ерак Аргентинадан ватандашлар катнашты. Төрле буын кешеләре тырышлыгы белән булдырылган истәлекләр видеоархивы тулыландырылды,  әлеге архив белән мәктәп укучылары, студентлар, тарихчылар һәм журналистлар танышырга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә 2021 елда акция дәвам итәчәк, - дип аңлатты оештыру комитеты җитәкчесе, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының территориаль үсеш һәм җирле үзидарә комиссиясе рәисе урынбасары Леонид Шафиров.

https://oprf.ru/member_profile/safirov-leonid-aleksandrovic

Акция кысаларында үткәрелә торган конкурслар турында нигезләмә Гомумроссия мактаулы гражданнар, остазлар һәм талантлы яшьләр ассоциациясе сайтында бастырылган.

https://www.glory-gallery.ru/moyo-detstvo-vojna 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International