Бер елдан артык Россия пандемия шартларында яши һәм эшли. Без яңа вирусның берничә дулкынын җиңдек. Бар ихтыяр көчен туплап, бөтен җәмгыятьне колачларга янаган психозны да җиңдек. Үз-үзләрен саклау өчен фатирларда качып яту куркынычы гражданнарны инде куркытмый.
Президент һәм Хөкүмәт икътисадны саклап калырга ярдәм итте. Хезмәт базары акрын гына торгызыла, предприятиеләр эшчәнлеген яңарта.
Ләкин тынычланырга иртәрәк. Вирус үзенең формаларын үзгәртә һәм яңадан зыян салу куркынычы яный.
Россия биологлары халыкка ярдәм күрсәтә алырлык вакциналар булдырды һәм җитештерде. Прививка ясату коллектив иммунитет формалаштырырга ярдәм итә. Ләкин вируска каршы көрәш безнең уртак тырышлык белән генә уңышлы булырга мөмкин. Хәзер Россия медицина учреждениеләре бушлай прививка ясатырга мөмкинлек тудырды - башка дәүләтләрнең күбесендә мондый мөмкинлек юк.
Бүгенге көндә безнең бурычыбыз - үзебезгә һәм илгә ярдәм итү. Вируслардан котылу - ул массакүләм вакцина ясату, ә бүгенге көндә бу бурыч түбән дәрәҗәдә үтәлә.
Россия профсоюзлары хезмәт ияләренең сәламәтлеген кайгырта.
Үз тормышыңны, туганнарың һәм якыннарыңның сәламәтлеген, эштәге хезмәттәшләреңне, дусларыңны һәм күршеләреңне коткару өчен прививка ясат.