11 август Горький паркында "Агачлар нәрсә турында җырлый" дигән уникаль чара тәкъдим ителәчәк

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

11 августта Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында Татарстан башкаласы кунакларына Идел буе халыкларының гореф-гадәтләренә һәм хикәяләренә нигезләнгән «Агачлар нәрсә турында җырлый» дигән уникаль вакыйга тәкъдим ителәчәк.

Ул 4 әкиятне– удмурт, чуаш, мордва һәм мари әкиятләрен берләштерә. Спектакль быел Казанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган 100нче чараның берсе булачак.

"Һичшиксез танышырга кирәкле кызыклы проект. Өстәвенә, вакыйга саф һавада узачак, спектакльгә керү дә бушлай.

Бу күркәм традициягә әйләнсен иде, артистларыбызга уңышлар, ә шәһәр халкына уңай тәэсирләр телик", - диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов әйтүенчә, урам спектаклен бурят режиссеры Сойжин Жамбалова куячак. Спектакльдә Татарстан театрлары актерлары, бәйсез артистлар һәм Россиянең театраль югары уку йортлары студентлары катнашачак. Премьерадан тыш перформанс 12 һәм 13 августта 18:30 сәг. күрсәтеләчәк. 

Август аенда шәһәр халкын шулай ук «Хәрәкәттә - бәрәкәт» проекты кысаларында татар телендә спорт һәм иҗади дәресләр көтә. 19 августта Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова "Бию" дип аталган халык биюләре мастер-классын үткәрә, ә 25 августта тренер Ләйсән Бикмуллина стретчинг буенча дәресләр уздырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International