"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә Ирада Әюпова: "Якутиянең опера һәм балет театры казанлыларга ике премьера тәкъдим итәчәк", - дип хәбәр итте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Саха (Якутия) Республикасы опера һәм балет театры спектакльләрен күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясе булып узды.
Матбугат конференциясендә хәбәрчеләрнең сорауларына Татарстан Республикасы мәдәният министры Әюпова Ирада, Саха (Якутия) Республикасының мәдәният һәм рухи үсеш министры (Zoom аша) Куприянов Юрий, Саха (Якутия) Республикасының Дәүләт опера һәм балет театры директоры Юнганс Сергей җавап бирде.
Спикерлар Саха Республикасы опера һәм балет театрының Казандагы гастрольләре турында фикер алыштылар.
«Пандемия чорында Саха (Якутия) Дәүләт опера һәм балет театры 6 премьера куйды. Аларның икесе сентябрьдә Казан тамашачыларына тәкъдим ителәчәк», - диде иҗат коллективы директоры Сергей Юнганс.
Казан тамашачысы өчен төньяк театр 50-нче юбилей сезонының ике искиткеч премьерасын – "Калейдоскоп иллюзий" Instagram дагы тормыш турында мюзикл һәм "12 урындык" эксцентрик балетын алып килә. Спектакльләр 1-нче һәм 2-нче сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә узачак.