Мәдәни инициативалар Президент фонды мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыруның беренче грант конкурсының гаризалар кампаниясенә йомгак ясады.
Татарстан Республикасы лидерлар рәтендә. Хәзер сайтта 419 проект, шуларның күпчелеге мәдәният учреждениеләреннән. Шулай ук шәхси эшмәкәрләр, коммерциячел булмаган оешмалар да катнаша.
Конкурс көтелмәгән кызыксыну уятты: 15 июньнән 6 августка кадәр Фондның мәгълүмат системасында Россия Федерациясенең 84 субъектыннан 38 000нән артык катнашучы теркәлгән. Рәсми һәм бирелгән гаризаларның саны - 83 төбәктән 12460. Татарстан проектлары кабул ителгән гаризаларның гомуми күләменнән якынча 3,5 % тәшкил итә.