6 август Алабугада XIV Бөтенроссия Спас ярминкәсен һәм XIV Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивален ачу тантанасы узды.
Катнашучыларны бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары - Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитет рәисе Елена Ямпольская, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Россия туроператорлары ассоциациясенең башкарма директоры Майя Ломидзе һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко сәламләде.
Быел ярминкәнең визит карточкасы «Мәдәният» милли проекты кысаларында грант акчасына оештырылган «Алабуга шәһәренең осталар ишегалды» проекты булды. Моннан тыш, Спас ярминкәсе кысаларында XX "Илһам" («Вдохновение») авторлык җырының юбилей фестивале дә узачак.
6 августтан 8 августка кадәр ярминкә көннәрендә Алабуга халкын һәм кунакларын Кыңгырау чыңы фестивале көтә. Анда 120 дән артык кеше катнашачак - чаң кагучылар, музыкант-мультиинструментчылар, борынгы уен коралы осталары, фольклор ансамбльләр катнашачак. Чаң-концертлары Спас соборы мәйданында 7 август 13.00 сәг. һәм 8 август 11.00 сәгатьтә узачак.