Коллективның гомуми җыелышында театр директоры И.З.Гайниев бүгеннән баш режиссер итеп Булат Фәез улы Бәдриев билгеләнүен игълан итте.
Булат Бәдриев – Минзәлә театрының данлыклы артистлары Илүсә һәм Фәез Бәдриевләрнең улы. 1971 елның 8 сентябрендә Минзәлә шәһәрендә туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаганнан соң биредә 1996- 2002 елларда баш режиссер булып эшли. Төрле елларда А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында, М.Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрларында хезмәт куя. Б.Бәдриевны иҗади труппа бик җылы кабул итте.