Ирада Әюпова «Сандецкий утарында JAZZ» фестивален сәламләде

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова «Сандецкий утарында JAZZ» XV Халыкара импровизация музыкасы фестивален ачты һәм катнашучыларны, тамашачыларны сәламләде.

2006 елда башланып киткән Open-air-фестивале соңгы өч сезонын ТР сынлы сәнгать музее ишегалдында түгел, ә Казан Кремле мәйданчыгында уздырды. Узган ел күпчелек чаралар кебек үк, коронавирус пандемиясе һәм кертелгән чикләүләр аркасында уздырылмады.

Фестивальне джаз пианисты триосы ачты, ул Андрей Макаревич белән бергә эшләгән Россия джаз музыкасының әйдәп баручы композиторы һәм аранжировщикларының берсе Евгений Борц.

"Бер ел элек без өйдән онлайн-концерт куйдык. Безне 16 мең кеше караган иде. Моны, әлбәттә, көтмәгән идек. Ләкин мин TikTok кешесе түгел: без барыбыз да җанлы аралашуны сагындык. Тамашачы белән элемтәдә бул бик мөһим, - дип ассызыклады Евгений Борец.

Президент, автор һәм фестивальне алып баручы Ольга Скепнер.

Ул фестиваль программасының туган ил музыкасын пропагандалаучы  музыкадан торганын ассызыклады, шул ук вакытта 2021 ел сезонына импровизация музыка осталары, шулай ук яңа йолдызлар  чакырылуын әйтте. Чит ил музыкантларының пандемия чикләүләре булу сәбәпле чакыру мөмкин түгеллеген белдерде.

Оpen-air-кичәнең беренче бүлегендә вокалчы буларак фестивальне оештыручы Ольга Скепнер үзе дә чыгыш ясады. Икенчесендә Евгений Борецка Полина Касьянова һәм Константин Гевондян кушылды.

 Фестиваль бу сезонда дүрт концерттан торачак. Алар пәнҗешәмбе көннәрендә музейның төп бинасында узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International