ТР Мәдәният министрлыгында балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә иң яхшы әдәби әсәрләр конкурсын оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Конкурсны татар халкының милли үзенчәлеген саклау республика программасы кысаларында уздыру планлаштырыла.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Д.Д.Натфуллин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, «Татмедиа» РА, «Татар китап нәшрияты» ДУП, Республика балалар китапханәсе һәм Татарстан Республикасы Милли китапханә вәкилләре катнашты.

Нигезләмә турында фикер алышу кысаларында конкурсны уздыру вакыты, жанрлар, шулай ук җиңүчеләрнең иҗатын популярлаштыру һәм ТР халык шагыйре Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган чараларны оештыру мәсьәләләре каралды. Конкурсны 2021 елның 4 кварталында үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International