Казан циркы Дамир Шәрифуллин белән хушлашты

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Казан циркы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, элеккеге директоры Дамир Миңхан улы Шәрифуллинны соңгы юлга озата.

Ул 25 елдан артык цирк белән җитәкчелек итте. Җитәкчелек итү дәверендә ул Казан циркының абруен күтәрүне дәвам итте һәм ныгытты. Казанның үзәгендә урнашкан мәдәният учреждениясенә дөнья күләмендә танылган йолдызлар гастрольләр белән еш килә иде.

Күп кенә артистлар нәкъ менә Казан циркында эшләргә хыяллана. Дамир әфәнде балалар цирк мәктәбен ача һәм чын артист булырга теләгән балаларның хыяллары тормышка ашырга тиеш дип саный. Һәм ул ялгышмый. Казан балалар цирк мәктәбен тәмамлаучылар бүгенге көндә дә Россия һәм дөньяның төрле циркларында уңышлы чыгыш ясыйлар.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Дамир Миңхан улы Шәрифуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Хушлашу 11:00 сәгатьтә Казан циркының зур манежында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International