Киңәшмә Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан мәдәният учреждениеләре, муниципаль мәдәният идарәләре җитәкчеләре, иҗади оешма вәкилләре катнашында видеоконференцэлемтә узды.
Программаның төп максатчан аудиториясе 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр булачак. Программа быел ук эшли башлаячак. Мәдәни чараларның исемлеге Культура.рф порталында басылачак.
Мондый проект яшьләргә музыка, театр һәм рәсем сәнгате өлкәсендә илебезнең һәм чит ил мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләрен күрергә, күпмилләтле мәдәниятебезнең алтын фондының әсәрләре белән танышырга, традицион халык мәдәнияте чараларында катнашырга мөмкинлек бирәчәк.