«Россия - Ислам дөньясы: Kazansummit 2021» XII Халыкара икътисади саммит кысаларында «Локаль тәңгәллек һәм креатив индустрия» темасына түгәрәк өстәл узды

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Модератор буларак ТР мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады.

Очрашуда түбәндәге мәсьәләләр каралды: креатив индустриядә дәүләт ярдәме, дүртенче сәнәгать революциясе шартларында аларның үсеше, шәһәр иҗтимагый киңлеген трансформацияләү. Түгәрәк өстәлдә Мәскәү дәүләт университетының мәдәният икътисады, шәһәр үсеше һәм креатив индустрияләр үзәге мөдире Сергей Капков, «Женский взгляд» иҗтимагый дипломатия үсеше фонды Президенты Пешкова Вероника Александровна, Россия Федерациясендә ЮНИДО Халыкара сәнәгать хезмәттәшлеге үзәге директоры Сергей Коротков, «Мәдәни стратегияләр һәм проект идарә үзәге» ФДБМУ генераль директоры урынбасары (РОСКУЛЬТПРОЕКТ) Ләйлә Зотова, Azza Fahmy Jewellery дизайнерлык йорты генераль директоры Фатыйма Гали, шулай ук Россия Федерациясе регионнары вәкилләре катнашты. 

Очрашуда ил икътисады структурасында креатив индустрия роленең үсеше, әлеге икътисад секторының законнар базасын камилләштерү һәм махсус режимын формалаштыру, шулай ук иҗади индустрияләрне үстерүдә "Мәдәният" милли проекты инфраструктурасын интеграцияләү зарурлыгын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International