Эшчәнлек нәтиҗәләре турында доклад белән Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин чыгыш ясады.
Утырышны Иҗтимагый совет рәисе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Таишев алып барды.
Иҗтимагый Совет әгъзалары тарафыннан куелган гавами максатларны үтәү эшен камилләштерү буенча тәкъдимнәр яңгырады.
Әлеге проект кысаларында Татарстан халкы экспертлар белән берлектә ТР Мәдәният министрлыгы өчен 2021 елга бурычлар формалаштырган иде. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында бурычларны сайлау буенча онлайн-сораштыру үткәрелде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Иҗтимагый Совет эше кысаларында министрлык каршында өстенлекле юнәлешләр буларак, 2021 елга 6 юнәлеш билгеләнде.
2021 елга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру турындагы хисап түбәндәге сылтамада: документ.