Зөя утрау-шәһәрчегендә «Халык көймәсе» Идел традицион яшәү рәвеше һәм һөнәр фестивале узачак

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Зөя утрау-шәһәрчегендә халык суднолары төзелеше һәм суднолар йөреше экспертлары һәм энтузиастлар җыелачак.

Фестивальдә катнашучылар арасында Идел буе шәһәрләреннән суднолар төзүчеләр, шулай ук Балтыйк диңгезе һәм Онега күле ярларыннан белгечләр киләчәк. Кунаклар төрле тип аз үлчәмле судноларның үзенчәлекләрен күрә һәм бәяли алачаклар: иң борынгы көймәләрдән алып диңгез киңлекләрен үтәргә сәләтле крейсер җилкәнле яхталарга кадәр булачак.

Фестивальдә Идел буе көймәләр төзелеше буенча борынгы белемнәрне саклап калган осталар белән аралашырга мөмкин булачак.

"Халык көймәсе" чарасында  балаларны Санкт-Петербургтан "Папьемашенники" театрының "ТруТру!" дигән тамашасында  Петрушка шатландырачак. Нәниләрне  шулай ук мастер-класслар, күңелле уеннар һәм “Балалар патшалыгы” фольклор уеннары көтә. Фестиваль тематикасын тирәнрәк белергә теләүчеләр өчен ачык лекториялар да булачак.

"Халык көймәсе" фестивале  беренче тапкыр 2019 елда үткәрелгән. Аның максаты - яр буе территорияләрендә  яшәүче халыкның гореф-гадәтләрен һәм көнкүрешен саклау һәм үстерү. 2021 елда Идел буенда оештырылган бу уникаль вакыйга ике көн дәвам итәчәк.

Фестиваль чаралары эпидемиягә каршы куркынычсызлык чараларын үтәп оештырыла. Фестивальдә ерак төбәкләрдән катнашырга теләүчеләр өчен онлайн-трансляция (starayavolga.com сайтында) да булачак.

Фестиваль «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, «Иске Волга» традицион яшәү рәвешен, технологияләр һәм һөнәрләрне саклау һәм үстерү комплексы» ассоциациясе, Президент грантлары фонды ярдәме белән оештырыла.

Фестивальнең программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International