27 июльдә ТР Мәдәният министрлыгы максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның утырышы уздырыла

2021 елның 23 июле, җомга

Татарстанда республика дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын формалаштыру һәм аның үтәлүен җәмәгать контроле тарафыннан тикшерү проекты гамәлгә ашырыла.

Проект кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы өчен 2021 елга бурычларны экспертлар белән берлектә халык формалаштырды. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында бурычларны сайлауда 7 меңнән артык кеше катнашты.

2021 елның 1 кварталында бурычларның  үтәлеше турында мәгълүмат түбәндәге  сылтама буенча бастырылды: http://publictasks.tatarstan.ru/  һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында да басылып чыкты:

 https://mincult.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2814562.pdf

2021 елның 1 яртыеллыгында  бурычларның үтәлеше турында  тулы мәгълүмат Иҗтимагый совет утырышында тәкъдим ителәчәк.

Иҗтимагый совет утырышында катнашырга теләүче гражданнар теркәлергә һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен ризалыгын бирергә тиеш. Мәгълүматларны 2021 елның 26 июленә кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк:Aydar.Gilyazov@tatar.ru

Катнаша алмаучылар өчен теркәлгәннән соң трансляциягә тоташу өчен сылтама җибәреләчәк.

Хәбәрчеләр ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә аккредитация узарга тиеш. Аккредитация узу өчен ФИО, телефон номерын һәм эш урынын 2021 елның 26 июленә кадәр Aydar.Gilyazov@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International