Боратынский музеенда халыкара конференция узды

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

22 июльдә Боратынский музеенда "Романовлар скипетры астында. Россияне Империя дип игълан итүнең 300 еллыгына багышлана” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

Бу финал сессия иде, калганнары Калининград һәм Пермьдә үткәрелде. Конференцияне "Елисаветино-Сергиев агарту җәмгыяте" шәфкать һәм хәйрия традицияләрен торгызуда ярдәм итү фонды оештырды.

Мәскәүдән Фондның күзәтү советы рәисе Анна Громова: "Бу конференциядә без Россия тарихы - аның истәлекле һәм изге урыннары, сәнәгать үсеше турында сүз алып барабыз...",- дип сөйләде.

"Көнчыгыш һәм  Көнбатышның башка империяләре  белән чагыштырганда Россия империясе" - дигән тема Казандагы конференциядә  катнашучыларның докладларын берләштерде. Чарада Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Казан, Калининград, Воронеж һәм Кырым музейлары, фәнни оешма вәкилләре, тарихчылар, архивчылар чыгыш ясады.

Боратынский музеенда узган фәнни форум - конференциянең өченче сессиясе гомуми программасының бер өлеше иде. Чара ТР Хөкүмәте, ТР мәдәният министрлыгы һәм республиканың туризм Дәүләт комитеты ярдәмендә, шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл фатихасы белән оештырылды.

Конференцияне түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://youtu.be/wIh25JcCyIM.https://youtu.be/hoZ6RswfACg   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International