Утырышның темасы: «Россиянең кече шәһәрләрендә һәм тарихи җирлекләрендә мәдәни мирас объектларын саклап калу һәм заманча файдалануның актуаль мәсьәләләре».
Чараны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты, Алабуга муниципаль районы, Казан федераль университетының Алабуга институты, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы оештыра. Утырышның төп бурычы - закон чыгаручы хакимият вәкилләренең игътибарын Россиянең тарихи кече шәһәрләре мәдәни мирас объектларын саклау һәм алардан файдалану өлкәсендәге проблемаларына юнәлтү.
Чара барышында Россиянең кече шәһәрләрендә һәм тарихи җирлекләрендә архитектура һәйкәлләрен саклау буенча тәҗрибә уртаклашу һәм фикер алышу булачак. Утырышта Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстаннан (Казан, Алабуга, Әлмәт, Чистай, Бөгелмә, Болгар, Зөя, Тәтеш) якынча 40 эксперт катнашачак.
Катнашучыларга бай программа әзерләнгән - мәдәни мирас объектларын карау, шәһәр һәм музейларда экскурсияләр, күргәзмәләр оештырылган. Утырыш һәм панель дискуссия КФУның Алабуга институтында 23 июльдә узачак.