Е.А. Боратынский музеенда "Романовлар скипетры астында" халыкара фәнни-гамәли конференциянең өченче сессиясе узачак

2021 елның 20 июле, сишәмбе

21 - 23 июль Казанда Татарстан  Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы туризм  буенча Дәүләт комитеты, Казан (Идел буе) федераль университеты катнашында «Елисаветино - Сергиев мәгърифәтчелек җәмгыяте» хәйрия һәм шәфкатьлелек традицияләрен торгызуда ярдәм итү фонды тарафыннан әзерләнгән мәдәни-агарту чаралары узачак.

21 июльдә 17.00 сәгатьтә Татарстан  Республикасы мәдәният министрлыгында  “Император маршруты” федераль  тарихи-мәдәни проектта катнашучы  туроператорлар, гид, төбәк белгечләре  һәм музей җәмәгатьчелеге вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узачак.

22 июль 10.00 сәгатьтә  Боратынский  музеенда "Романовлар скипетры  астында" халыкара фәнни-гамәли  конференциянең өченче сессиясе  узачак. Россияне империя дип  игълан итүнең 300 еллыгына багышланган  чарада Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Казан, Калининград, Воронеж һәм Кырым Республикасының музей һәм фән җәмәгатьчелеге вәкилләре, тарихчылар, архивчылар катнашында "Көнчыгыш һәм Көнбатышның башка империяләре белән чагыштырганда Россия империясе" дигән темага докладлар укылачак. 

22 июль 12.00 сәгатьтә А.М.Горький  һәм Ф.И. Шаляпин музеенда «Елисаветино-Сергиев  агарту җәмгыяте» фонды һәм  Николо-Угреш рухи семинариясе  тарафыннан әзерләнгән «Рус миссионерлары»  күчмә стенд күргәзмәсе ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International