18 июль Алабугада Борис Березовскийның III Халыкара музыка фестиваленең йомгаклау концерты үтте.
Фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылды.
4 көн барган чарада Бельгиядан, Голландиядан, Франциядан һәм Россиядан 200дән артык музыкант катнашты.
Проектны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм Yamaha Music компаниясе оештырды. Аларның тырышлыгы ярдәмендә фестиваль сәхнәсендә Yamaha CFX зур концерт рояле һәм Yamaha Stage Custom Birch музыкаль җайланмасы урнаштырылды.
Музыка сәнгате бәйрәменә йомгак ясарга, музыкантларны һәм тамашачыларны проектны уңышлы тәмамлаулары белән котларга дип Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко килде.
"Җәйге кичәләр" чарасының ябылу тантанасында фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты Борис Березовский, Мариин театры солисты Айгөл Хисмәтуллина, джаз импровизаторы Олег Аккуратов, аккордеончы Александр Ширунов, яшь музыкантлар Дмитрий Юдин, Александр Доронин, Георгий Мазуров, Алисия Левина, Артур Искоростенский чыгыш ясады.
Коллективлар арасында Майкл Гуттман җитәкчелегендәге Бельгия Tango Quartet, Игорь Лерманның Камера оркестры, Андрей Давыдов җитәкчелегендәге "Вольница" борынгы казак җырлары фольклор ансамбле, CRYSTAL TRIO ансамбле бар иде.
Быелгы фестивальгә музыка мәктәпләре укучылары, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары чакырылды. Дүрт көн дәвамында алар Фестивальнең төп сәхнәсе «Яшьләр» стадионында төрле музыка коралларында композиторларның классик әсәрләрен башкардылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.