Мамадышта узачак Питрау бәйрәмендә «Керәшен чибәре -2021» билгеле булачак

2021 елның 17 июле, шимбә

Керәшеннәрнең «Питрау» бәйрәмендә «Керәшен чибәре 2021» матурлык конкурсы узачак. Бәйгедә Татарстанның төрле районнарыннан тугыз дәгъвачы катнашачак. Бәйрәм 17 июль Мамадыш районының Җөри авылында Тырлау аланында узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. 

Быел көмеш таҗ һәм "Гүзәл" титулы өчен Мамадыш районыннан өч, Питрәч районыннан ике һәм Кайбыч, Зәй, Сарман, Тукай районнарыннан бер чибәр катнашачак. 

Кызлар халык җыр-биюләрен башкаруда, милли ризыклар әзерләүдә үзләренең сәләтләрен күрсәтәчәкләр. 

«Питрау» - керәшеннәрнең мөһим йолаларының берсе. Ул җәйнең уртасында үткәрелә һәм яңа календарь циклына күчүне гәүдәләндерә. Таң атуны каршылау, төнге учак янында әйлән-бәйлән уеннары бәйрәмгә кабатланмас милли рух өсти.

Фото «Нократ» газетасыннан алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International