22 июль Хәзинәдә скульптор Андрей Осташовның күргәзмәсе узачак

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

“Хәзинә” милли сәнгать галереясе танылган белорус рәссамы Андрей Осташов күргәзмәсен тәкъдим итә. Ул бөтен дөньяга танылырга өлгергән хәзерге заманның иң уңышлы скульпторларының берсе. Аның әсәрләре Россия, Ауропада һәм Америка музейларында саклана.

Ел саен Монако һәм Париж, Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Шанхай, Тайбэй һәм дөньяның башка башкалаларында аның күргәзмә проектлары ачыла.

Күргәзмәдә рәссамның соңгы 10 елда иҗат ителгән 50 дән артык скульптура әсәре тәкъдим ителәчәк.

22 июль 2021 ел - “Хәзинә” милли сәнгать галереясе

15:00 - Андрей Осташов катнашында  матбугат вәкилләре белән очрашу

16:00 - Ачылу тантанасы

Күргәзмә 2021 елның 5 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International