"Сәяхәт итүче төргәкләр. Хабар" - Евразия буенча 15 ел күчеп йөрүче проект үзен Чаллыда күрсәтәчәк

2021 елның 16 июле, җомга

"Сәяхәт итүче төргәкләр. Хабар» - күчеп йөрүче сәнгати  әсәрләр күргәзмәсе, үзенә күрә  юлламалар кәрваны. Күргәзмәнең  концепция нигезе - экспонатларның  формасы "төргәк" рәвешендә булуы.

Проектның тарихы 2006 елда «Туры линия» III этнофестивале кысаларында Мәскәү милләтләр йортында башлана. Күпмилләтле дөньяның үзәгендә башланып, проект алга таба Евразия буйлап сәяхәткә китә. Ун ел эчендә күп этаплы проектка 300гә якын эш һәм Татарстан, Саха-Якутия, Башкортостан, Марий Эл, Чуашия, Мордовия, Удмуртия, Коми,  Россиянең Мәскәү, Ырынбур, Чиләбе, Молдова, Гагаузия, Кыргызстан, Казахстан, Төркмәнстан, Төркия, Болгария, Венгриядан 150 рәссам катнашкан.

Әлеге вакыт дәвамында 4 региональ каталог нәшер ителгән: Күчеп йөрүче төргәкләр HABAR (Мәскәү), KAZAN-HABAR (Казан), URAL-HABAR (Уфа), SAHA-HABAR (Якутск).

16 июльдән 15 авгутска кадәр  күргәзмә Чаллы картиналар галереясендә  узачак.

16 регион рәссамнары  катнашкан 1000 метр юлламаларны берләштергән  уникаль проект, 15 ел Евразия буйлап  күченеп йөрүче, төрки мәдәниятне  саклауга һәм үстерүгә өлеш  керткәне өчен Төрки мактау  билгесе белән бүләкләнгән. 4 каталог  тапшырылган,  Үзәк Россия, Урал, Идел буе төбәге, Төньяк Россия, Төркия, Европа төбәкләрендә 15 күргәзмә үткәрелгән.

ПРОЕКТНЫҢ КУРАТОРЛАРЫ ҺӘМ АВТОРЛАРЫ:

Ильясова Әлфия Sargin (Татарстан)

Наталья Николаева (Саха-Якутия)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International