23 июль Казанда "Мәдәни код - яшәү рәвеше" фестивале башлана

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Казанда 23 июльдән 27 июльгә кадәр «Мәдәни код - яшәү рәвеше» дип исемләнгән халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивале узачак.

Фестиваль төрле милләт һәм ил вәкилләрен берләштерү өчен уникаль мәйданчык булачак, ул Россиядә, Европа һәм Азия осталары арасында үзара хезмәттәшлекне ныгытуга уңай йогынты ясаячак. Әлеге чара Россия халыклары мәдәниятен үз илебездә һәм чит илләрдә популярлаштыруда ярдәм итә.

Фестивальдә Россиянең барлык төбәкләреннән, БДБ илләреннән, Европа һәм Азиядән иҗади берләшмә вәкилләре, халык сәнгать һөнәре һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары, рәссамнар, дизайнерлар һәм модельерлар  катнаша.

Фестиваль программасында:

·     Белем бирү бизнес-программалары һәм төрле чыгышлар

·     Арт киңлек. Декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе

·     Дизайнер коллецияләре күргәзмәсе

·     "Осталар ярминкәсе" сәүдә мәйданчыгы һәм дизайнерларның мода маркеты 

·     Мастер-класслар

·     Фудкорт һәм файдалы ризыклар. Гастрономия рәтләре. "Россия халыклары ашханәсе".

·     Фолк-фьюжн юнәлешле концерт. Артистлар чыгышы

·     Интерактив балалар мәйданчыгы

Хәзерге заман сәнгать галереясындә һәм Милли музейда декоратив-гамәли сәнгатьнең арт күргәзмәсе, белем бирү бизнес-программалары һәм чыгышлар, дизайнер коллекцияләрен күрсәтү узачак.

Казанның үзәгендәге "Кабан" күле яр буенда:

·     «Осталар ярминкәсе» сәүдә мәйданчыгы

·     өлкәннәр һәм балалар өчен иҗади остаханәләр

·     гастрономия рәтләре, фудкорт һәм файдалы ризыклар

Казан Кремле территориясендә кичен дизайнер коллекцияләрен күрсәтү узачак, «Ел һөнәрчесе» конкурсына йомгак ясалачак. 

Чаралар программасы

Презентация

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International