Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова бүген "Нокта" күргәзмәсен карады.
Күргәзмәнең авторы - Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шамил Шәйдуллин. Экспозиция Татарстан Республикасы хәзерге заман сәнгать галереясында өч катны биләп тора.
Министрга экскурсияне автор үзе үткәрде. Галереяның өч катындагы биш залда 235 әсәр куелган.
"Бу, һичшиксез, кызыклы һәм искиткеч күргәзмә. Биредәге хезмәтләр уйланырга, хәтта тормышка булган карашны үзгәртергә мәҗбүр итә. Бигрәк тә аның концептуаль сәнгать булуы үзенчәлекле. Безнең рәссамнар күбрәк шуңа басым ясасын иде. Ягъни, автор тәкъдим ителгән күргәзмәсендә үзенең концепциясен, дөньяга карашын чагылдырган. Һәм бу бигрәк тә тәэсир итә ", - дип саный Ирада Әюпова.
Министр Шамил Шәйдуллинга күргәзмәдә тәкъдим ителгән «Сабантуй» темасы буенча бүләкләр өчен күргәзмә сериясен башкарырга тәкъдим итте. Аларны республиканың кунаклары югары бәяли алыр иде диде. Моннан тыш, министр рәссамга үзенең фикерләрен яшьләргә дә җиткерергә кирәклеген белдерде. Матбугат шулай ук концептуаль сәнгатьне пропагандалауга кушыла алыр иде, дип билгеләп үтте республиканың мәдәни ведомство башлыгы.