Казан Кремлендә «Келәм сәнгате - мәгънәләр эволюциясе» дип аталган күргәзмә ачылды

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Бүген Казан Кремленең "Манеж" күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында "Келәм сәнгате - мәгънәләр эволюциясе" дип аталган күргәзмәсе ачылды.

Казанда беренче тапкыр Әзербәйҗанның келәм туку осталыгы, аның гореф-гадәтләре һәм заманча гәүдәләнеше темасына багышланган зур экспозиция күрсәтелә. Казан тамашачысының элеккеге келәмнәрне, алардагы орнаментларны күрү мөмкинлеге булачак.

2010 елда ЮНЕСКО  мәдәни мирасы Репрезентатив  исемлегенә кертелгән Әзербәйҗан келәм туку сәнгате бүген дә яңа алымнар белән өзлексез баетылып, борынгы традицияләрне саклап, югалтмыйча чәчәк ата. 
Ачылыш тантанасында Әзербәйҗан милли келәм музее директоры Ширин Меликова һәм халык рәссамы Чыңгыз Бабаев белән очрашу булды.

Баку шәһәрендәге Әзербәйҗан милли келәм музее дөньяда иң бай келәм музейларының берсе, XIX-XX гасырлардагы келәм сәнгатенең искиткеч классик әсәрләрен үз эченә алган. Аларның һәркайсы орнамент, колорит һәм техник алымнарның үзенчәлекләре белән теге яки бу төбәкнең традициясе үрнәге булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International