Борынгы Иван Купала славян бәйрәме җәй көне уздырыла. Борынгылар Иван Купала бәйрәме алдыннан төнлә су, ут, чәчәкләр һәм үләннәр магик көчкә ия дип санаган - алар гөнаһлардан арындырырга һәм барлык авырулардан савыктырырга сәләтле дип юраганнар. Әлеге йолаларның һәм традицияләрнең күбесе шушы бәйрәм белән бәйле.
Славян бәйрәме 18:00 сәгатьтә башланып фольклор коллективлары катнашында театральләштерелгән тамаша белән дәвам итәчәк. Чыгышлар арасында уеннар, ярышлар, конкурслар уздырылачак. Бәйрәм кунакларын күңелле ял программасы көтә. Интерактив мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, балалар һәм өлкәннәр өчен төрле ярышлар һәм уеннар үткәреләчәк.
Бәйрәмдә гадәттәгечә Купала йолалары «Таҗлар үрү», «Таҗга багу» - суга таҗлар төшерү; купал агачы бизәкләре- каеннар; купал учагын кабызу һәм учак аша сикерүләр оештыралачак.
Татарстан Республикасында «Иван Купала» бәйрәме 1996 елдан бирле уздырыла.
Программа
· 17.30 Бәйрәм кунакларын каршылау
«Икмәк - тоз» белән сәламләү. «Веснянка» һәм «Дивоцвiт» халык ансамбльләре чыгышы
· 17.30-18.00 Мастер - класслар:
"Мунча себеркесе бәйләү"
"Купала таҗларын үрү"
«Тере балчык - гончар түгәрәге» һ.б.
· 18.05 - 18.15 Бәйрәмнең тантаналы ачылышы.
Шәһәр хакимияте вәкилләренең бәйрәм кунакларын сәламләве.
· 18.15-20.00 фольклор коллективлары катнашында театральләштерелгән тамаша:
«Веснянка» (Яр Чаллы шәһәре), «Вербиченька» (Түбән Кама шәһәре), «Дивоцвiт» (Яр Чаллы шәһәре), «Рэтро» ансамбле (Яр Чаллы шәһәре), «Сударушка» (Кече Шилнә авылы), «Россинка» (Зур Шилнә авылы), «Калинушка» (Яр Чаллы шәһәре), «Русский звон» (Татарстан бистәсе) һ.б. Чыгышлар арасында уеннар, ярышлар, конкурслар уздырылачак.
· 20.00-20.20 «Таҗлар үрү», «Таҗларда багу», Суга таҗ салу
· 20.20 - 20.50 Күмәк учакны кабызу.
Сәхнәдә фольклор коллективлары чыгышы: «Родник» балалар һәм яшүсмерләр сәнгать сарае солистларының концерт программасы
· 20.50 - 21.00 Финал