Бәйрәм 11:00 сәгатьтә «Уяв дусларын чакыра» музыкаль-хореография композициясе белән башланачак. Бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы халык иҗаты коллективлары, һөнәри һәм һәвәскәр ансамбльләр катнашында уникаль программа көтә.
Бәйрәмдә күргәзмәләр, гадәттәгечә чуаш мәдәнияте - халык кәсепләре, һөнәрчелек, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре дә тәкъдим ителәчәк. Милли рухта әзерләнгән этнографик мәйданчык чуаш гаиләсенең көнкүреше, борынгы һәм хәзерге заман йолалары белән танышырга, баллы эчемлек, квас, уха белән сыйланырга мөмкин булачак.
Бәйрәм программасында: чуаш мәдәнияте, чуаш язучылары һәм шагыйрьләренең иҗаты белән танышу, гармунчылар фестивале, күңелле җырлар конкурсы, “Җәйге кәеф” балалар шәһәрчеге һәм халык уеннары, яшьләр бию мәйданчыгы, “Чуаш курчаклары” фестивале, чуаш милли кухнясы күргәзмәсе, интерактив мәйданчыклар, халык биюләре, һөнәрчелек студиясе мастер-класслары һ.б.
Бәйрәмнең кульминациясе - Уявның борынгы җырларын башкару өчен зур әйлән-бәйлән булачак, бәйрәмгә килгән һәркем җәлеп ителәчәк. Бу бәйрәмнең милләтне, халык традицияләрен берләштерүче иң матур гадәте.
Программа
10.00 - 15.00 Этнография мәйданчыгы эше
10.45-15.00 Чуаш көнкүреш утары белән танышу
10.00-15.00 Концерт, уен, күргәзмә программалары
11.00-12.00 Бәйрәмне тантаналы ачу:
12.00-13.00 Махсус кунаклар - Чәбаксар шәһәренең Чуаш дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы
13.00 - 15.00 ТР һәм РФ иҗат коллективлары чыгышы
13.00 - 15.00 «Уяв Пики» матурлык һәм талантлар бәйгесе