Ирада Әюпова эш сәфәре белән бүген Түбән Кама районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә берничә мәдәният учреждениесендә булды.
Түбән Камада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм министр урынбасары Ленар Хәкимҗанов шәһәрнең Яшь тамашачы театрында булдылар һәм С.Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллияте коллективы белән очраштылар.
«Бүген «Мәдәният» милли проектын кысаларында федераль һәм төбәк программаларын гамәлгә ашыруда мәдәният тармагында зур инфраструктура үзгәрешләр күзәтелә», - диде Түбән Кама муниципаль районының мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбәрәкшина.
Түбән Кама Яшь тамашачы театры карамагына тапшырылган «Җәлил» кинотеатрын реконструкцияләү максаты белән федераль финанс чаралар җәлеп итү буенча эш алып барыла. Таләп ителгән акчаның күләме 320 миллион сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллияте эшчәнлеге белән таныштылар һәм уку йортының мәсьәләләре турында фикер алыштылар, очрашу ахырында чыгарылыш укучыларының диплом эшләрен карадылар.
Эш сәфәре кысаларында мәдәният министрлыгы җитәкчелеге Чаллыда «Мастеровые» театрының төзелеш мәйданчыгында да булдылар. Театрның яңа бинасын төзү эшләре дәвам итә. Бина киләсе театр сезонына өлгерер дип ниятлиләр.
2021 елда "Мастеровые" театры төзелешенә 897 268,0 мең сум акча бүлеп бирелгән, 2022 елда 897 269,0 мең сум акча биреләчәк.