Илнең яңа мәдәни проектларында контракт төзү мөмкинлеге бирүче "НАЙТИ ГЕРОЯ" конкурсы игълан ителде

2021 елның 6 июле, сишәмбе

«НАЙТИ ГЕРОЯ» Бөтенроссия социаль сәнгать конкурсы яшь вокалистларга, мюзикл артистларына, биючеләргә, клипмейкерларга, музыкантларга, композиторларга һәм аранжировка ясаучыларга илнең яңа мәдәни проектларында контракт имзаларга уникаль мөмкинлек бирә.

Конкурсантлар чын театр сәхнәсендә спектакль һәм яңа кинофильмнар, сериаллар төшергәндә съемкаларда профессиональ артистлар белән бергә эшләү мөмкинлегенә ия була ала, ә иң мөһиме - проектның профессиональ остазлары белән бәясез тәҗрибә һәм профессиональ өстәмә әзерлек ала.

Әлеге конкурста җиңүчеләргә мюзиклларда катнашырга форсат биреләчәк. Алар өчен «Сезон дождей», «Фантомагия», «Вспомни время» һәм «Найти героя» катнашу өчен контракт төзү мөмкинлеге булачак.

Конкурста катнашучыларның барысы да "НАЙТИ ГЕРОЯ" яңа музыкаль комедия сериалын төшерүдә шулай ук фильмның тулы метражлы версиясендә төшү мөмкинлеге булачак.

Җиңүчеләр арасында иң яхшылары "ТИС" Мәдәни Мирасны торгызу  фонды, иганәчеләр, оештыручылар һәм тамашачылар һәм җанатарларның смс-тавыш бирүләреннән кергән акчалар хисабыннан кыйммәтле акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.

Ел саен уздырыла торган «НАЙТИ ГЕРОЯ» музыкаль халыкара конкурсы «ТИС» Мәдәни Мирас Яңарыш фонды, «KEYNOTE ART MEDIA GROUP» Продюсерлык үзәге (алга таба «KEYNOTE AMG») һәм «MAGIC HEAVEN ENTERAINMENT» кинокомпаниясе белән берлектә оештырыла.

Тулырак түбәндәге сайт сылтамасында:

https://www.find-hero.com/polozhenie-konkurs

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International