Президент мәдәни инициативалар фонды конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Россиянең барлык төбәкләреннән иҗади һәм креатив кластер вәкилләре үз проектларын гамәлгә ашыру өчен дәүләт грантын ала алачаклар. Конкурста дәүләт учреждениеләре, дәүләт компанияләре, сәяси партияләр, шәхси эшмәкәрләр һәм муниципаль мәдәният учреждениеләреннән тыш, коммерциячел булмаган һәм коммерциячел оешмалар катнаша ала.

Гаризалар 8 тематик юнәлеш буенча 2021 елның 30 июленә кадәр кабул ителә:

➖ «Иҗат итүчеләр милләте» 
➖ «Мин горурланам» 
➖ «Мәдәни код» 
➖ «Ил и чорлар тарихы» 
➖ «Бөек рус сүзе» 
➖ «Көч урыны» 
➖ «Яшь лидерлар» 
➖ «Күпмилләтле халык»

*Конкурсның шартлары һәм гариза үрнәге белән түбәндәге сылтамада танышырга мөмкин: 

https://xn--80aeeqaabljrdbg6a3ahhcl4ay9hsa.xn--p1ai/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International