Татарстанлылар танылган халык артисты Җәләлов Хәлим Бәдри улы белән саубуллашты

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Җәләлов Хәлим Бәдри улы 1940 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә. Балалар өчен пьесалар авторы. ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Хәлим Бәдри улының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Озату 6 июль (сишәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International