Милли бәйрәмгә Россиянең 40 төбәгеннән кунаклар килде. Сабантуй кунаклары өчен Мөслим бистәсе буйлап экскурсия әзерләделәр. Кунаклар заманча китапханәдә, туган якны өйрәнү музеенда, район мәдәният йортында булдылар, Мөслимнең урамнарын, паркларын һәм данлыклы яр буен күрделәр. Төштән соң бәйрәм концерты башланды. Чара матур мәдәни чыгышлар белән үрелеп барды һәм дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.
Шулай ук 2 июльдә ат чабышлары да башланды, 3 июльдә бәйге финал ярышлар белән дәвам итәчәк. Шимбә көнне милли Сабантуйга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылачак. Сабантуй кунаклары өчен гадәттәгечә театральләштерелгән тамаша, милли уеннар, спорт ярышлары, сәүдә мәйданчыклары әзерләнгән.
Бәйрәм барлык санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәп оештырыла. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Мөслим муниципаль районы ярдәме белән үткәрелә.