Әлеге чарада Татарстан һәм Удмуртиянең иҗат коллективлары катнаша. Быел Республика удмурт мәдәнияте бәйрәме ике форматта: 28 июньнән 2 июльгә кадәр онлайн һәм 3 июльдә Варклед-бодья авылында офлайн форматта узачак.
Бәйрәм онлайн-ресурсларда һәм социаль челтәрләрдә урнаштырыла. 3 июльдә бәйрәм иртәнге сәг.11.00 «Истоки» дип исемләнгән театральләштерелгән пролог тамашасыннан башлана, анда Варклед-Бодья авылының җырлары, биюләре, йолалары тупланган.
Ижаудан килгән «Айкай» фольклор җыр һәм бию театры чыгышы да бәйрәмгә истәлекле вакыйга буларак кереп калачак. Бәйрәм фольклор коллективлары катнашында концерт, бүләкләр һәм дипломнар тапшыру белән үрелеп барачак.
Бәйрәм мәйданчыгында милли ризыклар һәм һөнәрчеләрнең сәүдә рәтләре, ТР халыкларының «Кужым мертан» милли уеннары һәм «Шудон корка» традицион удмурт уеннары узачак. Моннан тыш, бәйрәм кысаларында «Чеберина но Батыр» («Чибәркәй һәм Батыр») матурлык һәм талант конкурсы оештырыла.