Июль буе һәм 14, 15 августта Казанда һәм Татарстанда урам киносы фестивале узачак.
Татарстанда урам киносы фестивален KION онлайн-кинотеатры оештыра һәм 34 мәйданчыкта яшь режиссерларның кыска метражлы фильмнарын бушлай тәкъдим итә. Җиңүче тамашачылар тавыш бирү нәтиҗәсендә сайланачак.
Фестивальнең төп миссиясе-аудиторияне Россиядәге яшь авторларның картиналары белән таныштыру. Бу елның конкурс программасына кыска метражлы 9 фильм керде, анда Чулпан Хәммәтова, Владимир Вдовиченков, Игорь Верник, Варвара Шмыкова һәм башка актерлар катнашкан. Чарада кино күрсәтү белән беррәттән белем бирү паблик-токлары да оештыру күздә тотыла, танылган режиссерлар, продюсерлар һәм кино төшерү процессында катнашучы башка шәхесләр белән очрашулар да узачак. Гадәттәгечә, программада җиңүчене тамашачылар сайлый: кабызылган фонарьлар ярдәмендә алар иң яхшы фильм өчен тавыш бирә, ә махсус җайланма — люксометр — яктыртылган утларның дәрәҗәсен үлчи. Сезон ахырында җиңүче игълан ителәчәк, төп приз — 1 500 000 сумлык грант.
Конкурс тәмамлану белән фестивальнең барлык фильмнарын KION онлайн-кинотеатры сайтында карарга мөмкин булачак.
"Урам киносы фестивале-һәрвакыт яңа форматлы оригиналь контент эзләү дигән сүз, чара ил буенча миллионлаган кешеләрнең фикер алышу предметы булып тора. KION онлайн-кинотеатры нәкъ шул юнәлештә эшли, шуңа күрә безнең хезмәттәшлек дөрес тандем булып тора", - дип сөйли МТС Медиа генераль директоры Игорь Мишин.
Проектның сайтында чарага теркәлергә мөмкин. Фестивальнең актуаль программасы, адреслар һәм үткәрү көннәре турында Татаркино сайтында танышырга була (tatarkino.ru).