10 - 19 июль Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында Дәүләт милләтләр театрының иҗат лабораториясе (Мәскәү шәһәре) узачак һәм «Алабугада җәйге кичләр» III Халыкара музыка фестиваленең конкурстан тыш программасы кысаларында спектакль эскизлары күрсәтеләчәк.
Беренче биш көндә Мәскәү һәм Казан театры режиссерлары һәм педагоглары, актерлар белән бергә яңа спектакльләргә репетицияләр һәм сәхнә сөйләме буенча мастер-класслар үткәрәчәк.
Алабугада Халыкара музыка фестивале көннәрен кысаларында барган 10 көнлек эш нәтиҗәсе буларак шәһәр халкына һәм кунаклар игътибарына 15 июльдән 18 июльгә кадәр 4 спектакль куелачак.
Шәһәр тарихы музеенда – А.С. Пушкин әсәре буенча «Станцион караучы» спектакле. Режиссер Радион Букаев, Казан шәһәре.
Н.А.Дурова музее утарында – А.С.Пушкин әсәре буенча «Барышня-крестьянка» спектакле. Режиссер Кирилл Сбитнев, Мәскәү шәһәре.
Киләчәктә Балалар музей-белем бирү үзәге булачак мәйданчыкта – А.С.Пушкин әсәре буенча «Буран» спектакле. Режиссер Александр Огарев, Мәскәү шәһәре.
М.И.Цветаева әдәби музееның ял итү мәйданчыгында – М.И.Цветаева әсәре буенча «Ундина» спектакле. Режиссер Ирина Галушкина, Мәскәү шәһәре.
Спектакльләр 14.00 сәгатьтә башлана. Һәр чыгыштан соң спектакльнең эскизы буенча тамашачылар һәм «Мастеровые" театр труппасы белән фикер алышу булачак.
Сәхнә сөючеләрне көтеп калабыз!