Татарстанда «Алмачуар» хикәясе буенча халыкара проект өстендә эш тәмамланды

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

 Сценарий татар язучысы Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча язылды. Яшүсмерләргә экологик тәрбия бирү максаты белән төшерелгән нәфис фильмның режиссеры Юлия Захарова булды. Сценарийның авторлары-Бекболат Шекеров, Юлия Захарова. Продюсерлар-Алмагөл Тлеуханова һәм Миләүшә Айтуганова.

 

Казахстаннан Татарстанга фильм төшерергә дип актер Бекежан Маясаров, Нышанбәк Жубанаев, Ержан Нурымбәт һәм Дидар Толегенов килде.

Проектта Татарстан артистлары Равил Шәрәфиев, Алсу Әбелханова, Диана Гайнуллина һәм Ризван Гайнатулин катнашты.

Республиканың Әлки районында кино төшерү үзенчәлекләре турында Миләүшә Айтуганова: «Кинога токымлы матур атларны төшерергә теләдек һәм аларны үрчетә торган урыннарны эзләдек. Шундый урыннарның берсе - Әлки районың Татар Әхмәте авылын таптык-дип сөйләде.

Бурыч-Сабантуйда ат чабышын төшерү иде, Базарлы Матакта Сабантуй урыны бик матур җирдә уза, анда урман да, калкулыклар да һәм елга да бар, ә болында ипподром урнашкан.

Чабышларны төшерү өчен без Мәскәүдән Russian Arm краны булган махсус машина чакырдык. Оператор таләп иткән барлык җиһазларны да партнерларыбыз  - Казанның S.NOW Production компаниясе белән бергә эзләдек. Казахстаннан килгән оператор Айдар Оспанов та үз эшен яхшы белә. Минемчә, нәкъ менә аның ярдәме белән төшерелгән картина лаеклы булыр, - дип саныйм диде “Татаркино" директоры.

Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча төшерелгән фильмны быел көз кинотеатр экраннарында көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International