Халык сәнгать һөнәрләре ИННОПРОМ Халыкара сәнәгать күргәзмәсенең бер юнәлеше булачак

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы илебездә декоратив-гамәли сәнгатьнең бай традицияләренә ия булган халык сәнгате кәсепчелеген алга таба этәрү һәм популярлаштыру проектын тормышка ашыруны башлап җибәрә. «Традицияләр һәм инновацияләр» дигән махсус иммерсив экспозиция төзелде. Ул 4D форматта традицияләр атмосферасына чумарга ярдәм итә һәм традицион сәнгать индустриясе эшләнмәләренең заманча гәүдәләнешен күрергә мөмкинлек бирә. Экспозициянең мөһим өлеше лекторий, анда public talk, сессияләр, күрсәтмәләр һәм презентацияләр узачак. Күргәзмә Россиянең дүрт шәһәрендә узачак, 5 июльдә Урал, Екатеринбургта башланып китә.

Халык сәнгать һөнәрләре традицияләрне хөрмәт итү, иҗади инновацион карарлар кабул итү дигән сүз. XXI гасырда Россия халыклары кәсепләре креатив индустрия вәкилләрен кызыксындыра һәм традицион сәнгать индустриясен формалаштыра. Бүгенге көндә халык һөнәрчелеге эшләнмәләре-көндәлек тормышның мөһим өлеше, ул сәнгать белән тыгыз бәйләнештә. Осталар, тенденцияләргә таянып, бүгенге заманга туры килгән стильле һәм гамәли эшләнмәләр ясыйлар.

Экспозиция «Иннопром-2021» күргәзмәсенең экспорт өлешендә Халыкара сәнәгать мәйданчыгында урнашкан. Чарада катнашучылар һәм кунакларның игътибарын илебезнең төрле почмакларыннан җыелган халык сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләре җәлеп итәчәк. 400 квадрат метрдан артык мәйдандагы стенд тематик корнерларга бүленгән, аларның һәркайсы һөнәрчелекнең аерым юнәлешенә багышлана. Килүчеләр агачтан, металлдан, тукыма, бәллүрдән һәм балчыктан ясалган әйберләрнең матурлыгын һәм үзенчәлеген бәя алачак. Россиянең 50 компаниясе үз продукциясен 20 регионнан алып килгән.

Халык сәнгать һөнәрләренең ассортименты төрле кулланучының ихтыяҗына җавап бирә. Бизнес өчен-бу уникаль корпоратив бүләк яки офис интерьеры предметы. Чит ил кунаклары өчен-илебез тарихыннан бер эшләнмә. Һәрберебез өчен-бизәнү әйберләре һәм аксессуарлар, сервировка һәм интерьер әйберләре.

Күргәзмәгә килүчеләргә уңайлы булсын өчен экспозиция QR-кодлар,  каталог һәм җитештерүчеләрнең сайты белән куллана ала. Цифрлы форматлар безнең тормышыбыз еш кулланыла, нәкъ менә шуңа күрә бирегә килүчеләргә эшләнмәләр белән электрон рәвештә танышырга тәкъдим ителә. Эшләнмәләрне турыдан-туры җитештерүчеләр сайтында сатып алырга мөмкин.

Стенд «Екатеринбург-ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәгенең 2 нче павильонында (Свердловск өлкәсе, Екатеринбург, Экспо бульвар, 2) урнашачак һәм эшчәнлекләре традицион сәнгать индустрияләре белән бәйле 50гә якын компания продукциясен берләштерәчәк. Стенд экспонатларының гомуми саны 150дән артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International