РФ Хисап палатасының «Идарә итү карарларын кабул итүдә дәлилле алым практикасы һәм инициативалар» ачык конкурсы

2021 елның 18 июне, җомга

РФ Хисап палатасы «Идарә итү карарларын кабул итүдә дәлилле алым практикасы һәм инициативалар" дигән ачык конкурс үткәрә.

Конкурсның бурычы-дәүләт идарәсенең иң яхшы практик базасын формалаштыру. Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы инициативалар ведомствоның 2021 елгы җыентыгында басылачак, РФ Хисап палатасы аудиторлары катнашында форумнарда һәм конференцияләрдә фикерләшүгә чыгарылачак. Конкурсның җиңүчеләре һәм финалистлары быел көз аенда түгәрәк өстәлдә катнашачак.

Конкурста катнашу өчен гариза формасы, конкурс турында нигезләмә һәм башка мәгълүмат РФ Хисап палатасы сайтында урнаштырылган.

Гаризалар 2021 елның 13 августына кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International