Казанда Сабантуйга бүләкләр җыю бәйрәме узды

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга бүләкләр җыю вакыйгасы К.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры янында концерт белән тәмамланды.

24 июнь татар халкының  милли бәйрәме-Сабантуйга бүләкләр  җыю бәйрәме оештырылды. Җигелгән атларда артистлар һәм музыкантлар Казанның үзәк урамнары буйлап уздылар, шәһәр халкын һәм кунакларны сәламләделәр.

Бу бәйрәм күңел ачу чарасы безнең шәһәрдә беренче тапкыр гына узмый. Татарстан башкаласында Сабантуйга бүләк җыю милли йоласы 2016 елда яңадан торгызылды. Быел ул Казанда өченче тапкыр уза. Бүләкләр җыюга барлыгы 10 җигелгән ат бизәлде.

Беренче җигүле атлар Казан Кремле яныннан Бауман урамына таба узды. Икенче төркем Ирек мәйданыннан Пушкин урамына җилдерде. Өченче юнәлеш буларак Петербург һәм Островский урамнарыннан Пушкин урамына таба юл сайланды. «Туган авылым» милли комплексыннан дүртенче төркем атлар кузгалды. Алар Иске Татар бистәсеннән Каюм Насыйри урамыннан, Мәрҗани мәчете һәм Апанай мәчете буйлап уздылар.

Алар барысы да Камал театры янына кайтттылар, анда Татарстанның иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты узды һәм Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» пьесасы буенча театральләштерелгән тамаша булды. Сабантуйга бүләкләр җыю тантанасын Камал театры актеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәнис Җиһаншин алып барды.

Бәйрәм санитар-эпидемиологик нормалар таләпләренә таянып оештырылды. Исегезгә төшерәбез, Казанда Сабантуй  26 июньдә бәйрәм ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International