Кузбасста бу атнада Кузбасс губернаторы Сергей Цивилев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килешүе кысасында Беренче Халыкара шахтерлар Сабантуе узды.
Бәйрәмдә Россия, Украина, Кыргызстан һәм Казахстаннан 100 дән артык лаеклы ялдагы шахтер - хезмәте ветераннары катнашты. Моннан тыш, Кузбасска Татарстаннан 350 артист килде, дип хәбәр итте Кузбасс администрациясе матбугат хезмәте.
«Сабантуй безнең төбәктә милләтара аралашуның җитди һәм дустанә мәйданчыгына әверелде. Хәзер шахтерлар Сабан туен ел саен оештырачакбыз", - дип билгеләп үтте губернатор Сергей Цивилев.
Кичә 27 июнь Кемеровоның Мәскәү мәйданында күмер тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннарының парады узды. Шулай ук көрәш буенча бөтенроссия ярышлары, балалар Сабантуе, милли бәйгеләр һәм уен программалары, конкурслар булып узды.
Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының "Милли Шура" милли советының рәисе Васыйл Шәйхразыев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының элемтәле багланышлар, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова һ. б. катнашты.
Моннан тыш, милли ишегаллары һәм милли ашханәләр эшләде. Кузбасс һәм Татарстан артистлары зур концерт программасы белән чыгыш ясады.
Халык саны буенча Кузбасста татарлар икенче урында торучы милләт. Бүгенге көндә төбәк территориясендә 40 меңнән артык татар яши.