Танылган реставратор, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрнең төп саклаучысы Зәбирова Фәридә Мөхәммәд кызы вафат

2021 елның 27 июне, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы, Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен саклау җәмгыяте бүлеге рәисе, Татарстан Республикасының атказанган архитекторы, реставратор Фәридә Зәбирова вафат булды.

Үз эшенә җаваплы караган Фәридә ханым дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, Татарстан җәмәгатьчелеге арасында лаеклы абруй казанды. Ул һәрвакыт принципиаль, ихлас, намуслы булуы, тарихи-мәдәни мирасны саклауда иҗтимагый позициясен яклый белүе белән аерылып торды.

Аның вакытсыз китүе хезмәттәшләре һәм туганнары өчен авыр югалту. Фәридә ханым белән хушлашу иртәгә 12:00 сәгатьтә Каюм Насыйри урамында урнашкан Ш.Мәрҗани мәчетендә узачак. Аны Яңа Татар зиратында җирлиләр.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International