Казанда традицион Сабантуй бәйрәме узды

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Казан ипподромы территориясендә Сабантуй ат чабышлары һәм халык күңел ачулары белән үтте. Атлар чабышын карарга Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов килде.

Ипподром территориясе тирәсендә Татарстанның төрле районнарыннан килгән товарлар күргәзмәсе оештырылган иде. Бәйрәм кунаклары татар ашханәсе ризыкларын татып карадылар, ә фотозонда истәлекле фотолар ясадылар.

Чабышлар матур концерт программасы белән үрелеп барды. Бәйрәм кунаклары һәм ярышларда катнашучылар өчен Республиканың атказанган артистлары һәм Татарстанның иң яхшы коллективлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International